12 апрель көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башланды. Узган елгы уразаны пандемия шартларында үткәрергә мәҗбүр булдык, мәчетләргә килеп гыйбадәт кылулар чикләнде, күмәкләшеп ифтар ашлары үткәрү дә вакытлыча тукталып торды. Быел бераз гына җиңел сулыш алдык кебек. Район мәчетләре ныклап торып тәравих намазларына әзерләнә, бар нәрсә кабаттан тәртипкә китерелә. Быелгы уразаның үзенчәлекләре турында Николо-Березовка авылы мәчетенең имам-хатыйбы Зефил хәзрәт Нурисламовтан сораштык.
- Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән быелгы уразаны да исән имин каршыладык. Бу айның нинди дәрәҗәгә һәм зур көчкә ия булуын һәр иман иясе яхшы аңлый һәм аны зур кунакны көткән кебек шатланып каршы ала. Ураза балигълык яшендәге үз акылында булган һәр мөселманга фарыз. Уразага иртә белән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап ниятләп керәбез. Әлбәттә, ураза тоткан кеше ашау-эчүдән генә түгел, буш сүз сөйләшүләрдән, төрле күңел ачулардан һәм кадерле вакытын кирәкмәгән эшләргә сарыф итүдән тыелып торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласына хәленнән килә алмастай эшләрне йөкләми.
- Нәрсә ул фидия һәм фитыр сәдакалары?
- Әгәр инде ураза тотарга сәламәтлекләре мөмкинлек бирми икән, тотылмый калган ураза өчен фидия сәдакасы түләнә. Быел ул бер көнгә 150 сум исәбеннән билгеләнгән. Ураза тота алмаган кеше көнгә бер мескенне ашатырга тиеш. Яки сәдаканы авыр хәлле мөселманнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга тапшырырга, я булмаса мәчеткә китереп бирергә була. Фитыр сәдакасы (тәннәребезнең сәламәтлеге сәдакасы) һәр кешенең үзе һәм гаилә әгъзалары өчен бирелә. Фитыр сәдакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аның күләме - Аллаһы Тәгалә каршында үзен мескен дип таныган кешеләргә - 100 сум, урта хәллеләргә - 200 сум, байларга - 900 сум. Мәчетләргә тапшырылган очракта, аларның һәр тиене исәпкә алынып, югарыда телгә алынган кешеләргә таратылачак.
Быел районыбызның һәр мәчетендә дә тәравих намазлары укылачак. Ләкин җәмәгать намазына килүчеләрнең битлекләре булу шарт, үзләренең намазлыклары булса тагын да яхшырак. Әгәр инде үзләрендә берәр авыру билгеләре тоялар икән, гыйбадәтне өйләрендә генә башкару мәслихәт. Өйләрдә авыз ачтырулар яки ифтар мәҗлесләре үткәрү рөхсәт ителә.
- Зефил хәзрәт, ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә?
- Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе - күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы - организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный.
Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин.
Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм. Тәрәвих тамазын укырга, авыз ачарга мәчеткә дә йөрибез. Анда да табын аш-судан сыгылып тора. Ураза тотучыларның күплегенә хәйран каласың. Яшьләр дә килә. Бу бит тәрбия чарасы, кешене чисталыкка өйрәтә, берләштерә, савыктыра. Әйе, гает көннәре якынлашканда, үземне күпкә сәламәтрәк хис итәм, йөрергә җиңел, йөрәктә дәрт уяна, кәеф күтәрелә, тормышка караш үзгәрә. Бер сүз белән әйткәндә - рәхәт.
Искәрмә: Рамазан аена кагылышлы яки дингә бәйле башка сорауларыгыз булса, Николо-Березовка мәчетенә 7-78-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.